Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торак бәясе күпме?

Киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

2024 елда Чаллыда торакка ихтыяҗ кимегән. 2023 елда барлыгы 29 млрд 789 млн сумлык фатир сатылса, 2024 елда бу сан 19 млрд 044 млн сумны гына тәшкил иткән. Бу ташламалы ипотека программасы буенча финансларның кимүе, торак бәясенең артуы белән бәйләп аңлатыла. 

Бүгенге көндә шәһәрдә бер кв метр торак бәясе 110 - 200 мең сум (уртача –150 мең сум). 

Узган елда барлыгы 20 йорт төзелгән. Аның өчесе (63/14, 69/17, 69/18) социаль ипотека буенча, икесе (78/01, 78/03)  автогигант хезмәткәрләре өчен арендалы йортлар. 

Шәхси торак төзелеш программасы буенча  41 мең квадрат метр, өлешчә түләү ысулы белән 674, 3 мең квадрат метр торак сафка баскан.

Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы буенча 1068 гаилә фатир алырга чират тора. Агымдагы елда барлыгы 320 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак Социаль ипотека