Чаллыда – Тукай бәйрәме
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Чаллыда төрле чаралар уза.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр үзәкләрендә фестивальләр, бәйгеләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үтә.
«Алар барысы да бер юнәлешне билгелиләр. Без Туган тел айлыгын матур, истә калырлык, нәтиҗәле итеп үткәрәбез», – дип белдерде ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин. Шәһәрдәшебез белән бөек шагыйрьнең 140 еллык юбилеена багышланган чаралар турында сөйләшеп алдык.
– Факил әфәнде, бу атнада Тукайга багышланган чараларның иң саллылары узадыр?
– Әйе, 24 апрельдә Татар конгрессы татарча диктант яздыра. Бу чарада шәһәрдәшләребез дә катнашачак. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Хәлбуки» дип аталган зур театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Бу – Тукайның юбилеена махсус әзерләнгән спектакль. 25 апрельдә Кырлайда республика күләмендә зур чара була. Шунда Тукай премияләре лауреатлары да игълан ителә. Бу көннәрдә аларны комиссия карый, әмма Рәис указы чыкмыйча, аларның исемен әйтергә ярамый.
– Тагын нинди бәйгеләрне билгеләп үтәр идегез?
– «Тукай йолдызлыгы» дигән халыкара бәйге үтте. Безнең Чаллы язучылары берлегеннән 8 кеше төрле номинацияләрдә җиңүчеләр сафында булды. «Поэмалар» номинациясендә Лилия Гыйбадуллина – 1нче урынны алды. «Поэзия» номинациясендә Айрат Суфиянов 2нче урынга лаек дип табылды. «Проза» номинациясендә үзем беренче булдым. Моннан тыш, фәкать Чаллыда гына һәр елны иҗат әһелләренә әдәбияттагы һәм сәнгатьтәге уңышлары өчен шәһәр хакимияте премияләре тапшырыла. Җиңүчеләрне шәһәр җитәкчелеге игълан итәчәк.

– 26 апрельдә шәһәрдәшләр ел да Тукай һәйкәле янына җыела. Быел программа нинди?
– 16нчы комплекстагы һәйкәл янына сәгать 9га җыелабыз. Әзерлек эшләре инде күптәннән башланды. Тукайга багышланган, Тукай үзе язган шигырьләрне сөйләячәкбез. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр дә катнаша. Аларга артистлар, язучылар да кушылачак. Тукай әсәрләре бүген дә актуаль, чөнки алар иҗтимагый-фәлсәфи фикерне белдерә. Алар йөрәк, күңел эшен чагылдыра, зур иҗтимагый-тарихи вакыйгаларга багышланган. Милләтебезгә, халкыбызга кагылылышлы барлык әсәрләре дә искиткеч хикмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев