Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укытучы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аңа РФ Президенты исеменнән бүләк тапшырылды.

Чаллыда яшәүче укытучы Нюра Ильясова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Аның тормыш һәм хезмәт юлы күпләргә үрнәк. Нюра Дәүләтхан кызы Башкортостанда туып-үскән, Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. Аннары ике югары уку йортын тәмамлап, барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Нюра Ильясова 25 елдан артык химия һәм биология укыткан. «Татарстанның атказанган укытучысы», «Хезмәт ветераны» һәм башка бик күп дәрәҗәләргә ирешкән. 
Ул ире, Бөек Ватан сугышында катнашкан Фоат белән 5 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 13 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар.   
Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева юбилярны котлап, РФ Президенты, республика һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. 
Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар РФ Президенты