Бу гадәттән тыш хәлләрне кисәтергә дә мөмкинлек бирә.
Көз көне караңгы тиз төшү сәбәпле, Чаллыда урамнарны яктырту һәм хезмәт күрсәтүгә активлык артты. Халыкның юлларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә иминлеген тәэмин итүгә аерым игъътибар бирелә. Белгечләр 14 иҗтимагый киңлектә 60тан артык янган яктырткычны алыштырганнар.
Моннан тыш, барлык шәһәр магистральләрендә һәм квартал эче юлларында кабельләр, баганалар торышы контрольдә тотыла. Кимчелекләр ачыкланган очракта ремонт бригадалары кичекмәстән эшкә керешә. Бу гадәттән тыш хәлләрне кисәтергә дә мөмкинлек бирә. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күпфатирлы йортлар ишегалларында урам яктырткычларын яңартыла. Урам яктырткычларының төзексезлеге турында сораулар белән туса 20-36-13 телефонына шалтыратырга кирәк
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Нет комментариев