Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Үзәк район өлкәннәрен хөрмәтләделәр

Ункөнлек дәвам итә.

Чаллыда өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Бүген Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Үзәк район халкы өчен  "Ничек барсы да булганын син хәтерлисең" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.

Өлкәннәрне холлда 82нче кадет мәктәбенең тынлы оркестры һәм 49нчы кадет мәктәбе укучылары каршы алды. Алар кунакларга балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм сәнгать мәктәбе укучылары ясаган открыткалар бирделәр.

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов белән шәһәр Советы депутаты  Андрей Елантьев өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерделәр.

Сәхнәгә чакырып гаилә бәйрәмнәре - "алтын" һәм "бриллиант" туйларын билгеләп  үтүчеләрне котлап, гаилә тарихлары белән таныштырдылар. Хезмәт юллары турында сөйләделәр. 

Надежда һәм Владимир Нефедовлар 60 ел мәхәббәттә, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр.

Федия һәм Миннәхмәт Минхаҗеевлар, Наталья һәм Сергей Подласовларның гаилә коруларына 50 ел тулган.

Әлеге күркәм гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга балалары, онык-оныкчыклары, дуслары, туганнары килгән иде.

"Кызыл тау" һәм "Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективлары, артистлар Лилия Букеева, Равил Галиев, Илгизәр  Мортазин иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Соңыннан кунакларга бүләкләр тапшырылды. 

Бәйрәмне уздырырга ТР Дәүләт Советы  депутаты Олег Николаев һәм шәһәр Советы депутатлары ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы