Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
Чаллыда үзмәшгульләр 20 процентка артты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, бер елда алар 11,5 меңгә күбрәк булды. Бүгенге көндә автокалада үзмәшгульләр 69,5 меңгә җитте.
Кропотова хәбәр итүенчә, автокалада кече һәм урта эшмәкәрлек 10,7 меңе – юридик затлар, 17,3 меңе шәхси эшмәкәрләр. 2026 ел башыннан тагын 29 кеше үз эшен ачты.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә эшмәкәрләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә кушты.
Нет комментариев