Чаллыда велосипедларда йөрү быел ничә сумга төшәчәк?
Шәһәрдә прокат пунктлары эшли башлады.
Язның иртә килүе велосипедларны прокатка бирүче эшмәкәрләр эшчәнлегендә дә чагылыш тапты. Быел алар пунктларын иртәрәк ачты. “Узган ел бу вакытта без әле сезонны ачарга әзерләнә генә идек. Быел сноуборд, чаңгыларны җыеп куйдык та, тиз генә велосипедларга күчтек. Әзерләнергә вакыт та булмады”, - ди эшмәкәр Артур Хәйруллин.
Шунысы сөендерә - бәяләр үзгәрмәгән. Велосипедта 1 сәгать йөрү – 250 сумга төшә. 2 сәгате – 400 сум, 3 сәгать өчен 500 сум түләргә туры киләчәк.
Шәһәрдә 30дан артык прокат пункты эшли. "Башкалар да бәяләрне күтәрмәделәр", - ди Артур Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев