Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләрнең гаиләләренә кышка яшелчәләр әзерләүдә ярдәм итәләр

«Игелекле эшләр» проекты кысаларында без һәр гаиләне озата барабыз», – ди шәһәрнең Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов.

«Игелек атнасы» акциясе һәм көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китәр алдыннан Чаллының Үзәк районы волонтерлары махсус операциядә катнашучы хәрбинең әнисенә кышка яшелчәләр әзерләүдә ярдәм итте. Район администрациясендә билгеләп үтүләренчә, шәһәр хакимияте әлеге шәһәрдәшләребезнең гаиләләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. «Хәрбиләрнең якыннарына адреслы ярдәм күрсәтү — безнең өстенлекле бурыч», — дип билгеләп үттеләр администрациядә.

Любовь Толмачева – 2022 елның октябреннән махсус операция зонасында хәрби бурыч үтәүче хәрби хезмәткәрләрнең берсенең әнисе. Хатын-кыз гуманитар хәрәкәттә катнашучы, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Ил мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләре бүген аеруча ярдәмгә мохтаҗ – кемгәдер документлар һәм түләүләр буенча консультация бирергә кирәк, кемдер психологик ярдәмгә мохтаҗ, әмма күпчелек очракта мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләргә көнкүреш ярдәме кирәк. «Игелекле эшләр» проекты кысаларында без һәр гаиләне озата барабыз, туган сорауларны оператив рәвештә хәл итү өчен һәр гаиләгә куратор билгеләдек», – диде район башлыгы Эдуард Фәттахов.

фото: Үзәк районы хакимиятенең Вконтакте төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев