Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы бер урам табиб Зотов исемен йөртәчәк

Табиб Зотовны мылтык залплары һәм ашыгыч ярдәм машиналарының сиреналары тавышы астында җирләделәр.

Бүген Чаллыда танылган балалар табибы Николай Зотовны соңгы юлга озаттылар. Шәһәрдәшебез белән хушлашу мәрәсимендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең бер урамына аның исеме биреләчәген хәбәр итте.

– Сез улыгыз, әтиегез, ирегез белән чын мәгънәсендә горурлана аласыз. Николай Александровичның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул кешеләрне яратты, балаларны үз итте.  Нинди генә сорау булмасын, ул һәрвакыт аны елмаю катыш сабырлык аша, уңышлы хәл итә белде. Аның бу яхшы сыйфатлары хәтеребездә мәңге калачак. Якын арада Чаллының бер урамы Николай Зотов исемен йөртә башлаячак, – диде мэр матәм чарасында. 

Табиб Зотовны мылтык залплары һәм ашыгыч ярдәм машиналарының сиреналары авазлары астында Яшьләр зиратының Дан аллеясендә җирләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Николай Зотов сентябрьдә, үзе теләп хәрби махсус операциягә киткән иде. 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендә авариягә очрап, аның гомере өзелде. Ул анда гуманитар йөк алырга барган булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт