Бу ике ай эчендә.
«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе агымдагы елның ике аенда 500 мең куб метрга якын кар чыгарган. Бу якынча 15 дүрт подъездлы 9 катлы йорт биеклегендәге кар өеме. Предприятиедә моны кар микрорайоны дип бәялиләр.
«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре карны тәүлек буенча шәһәрдән чыгаралар.
«Кар саклау урынына һәр көнне унлаган үзбушткыч килә. Мәйданчыкка кергән һәм чыккан һәр рейсны сак хезмәте теркәп бара. Моннан тыш, машиналар тиешенчә тулы булырга тиеш. Машина тулып бетмәсә, шунда ук җитәкчеләргә хәбәр итәләр», – диләр предприятиедә.
Фото «ПАД»тан алынды.
Нет комментариев