Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан йөк машиналарын һәм автобусларны чыгармыйлар

Сәбәбе һава шартлары үзгәрүе белән бәйле.

Уфа һәм Мәскәүгә таба юл тотучы йөк машиналарын һәм автобусларны трассага чыгармаячаклар. Сәбәбе кинәт һава шартлары үзгәрүе белән бәйле. Кичәдән бирле буранлый. Кар көртләре. Постта инспекторлар кизү тора.

"Кичә Мамадыш юлында 15 машина катнашында зур юл-транспорт һәлакәте булды. Бер кеше гомере өзелде. Авария нәтиҗәсендә озын бөкеләр пәйда булды. Трассаларга җиңел машина йөртүчеләргә дә чыкмаска киңәш итәр идем. Юлда ниләр генә булмый! Ягулык, азык-төлек бетеп китәргә, медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Мондый очракта тиз генә ярдәм итү мөмкин түгел", - ди Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков. 

Йөк машиналарына һәм автобусларга чикләүләр кичәдән бирле гамәлдә. Казан проспекты юл читендә тезелеп киткән фуралар моңа ачык мисал. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев