Быел бу 18нче.
Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме җибәрелде. Хәрбиләрнең соравы буенча төзелеш материаллары, автомобильләр өчен резина, шәхси посылкалар һәм башка кирәк-яраклар – барлыгы 20 тоннадан артык йөк төялгән машина юлга кузгалды.
Шефлык ярдәмен озатуда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, территориаль иҗтимагый совет вәкилләре, депутатлар, актив шәһәрдәшләр катнашты.
«Геройларга, Ватанны саклаучыларга ярдәм итү – безнең өчен традиция. Чаллыда хезмәт сөючән, җаваплы, ярдәмчел кешеләр яши. ТОСлар ашлар, азык-төлек җыелмалары әзерлиләр, саклану чаралары ясыйлар. Шулай итеп егетләребезне кайгырталар. Безнең халык һәрвакыт ярдәмчел булды. Хәрбиләр, геройлар өчен кирәк булганның барсын да бергә эшләрбез», – диде Башкарма комитет җитәкчесе.
Нет комментариев