Чаллыдан хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм машинасы җибәрелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм машинасы җибәрелде

Аны шәһәр автотранспортчылары җыйды.

Чаллыдан махсус хәрби операция баручы җирлеккә чираттагы гуманитар ярдәм машинасы җибәрелде. Ул азык-төлек, медикаментлар һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары белән тулы. Авырлыгы – 20 тонна. Солдатларга кирәк-яракларны йөк ташучылар, “Логистика” һәм Татарстан автотранспортчылары ассоциациясе әзерләде. 

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов: “Без бер зур һәм дус гаилә сыман, яхшы гамәлләр кылырга күнеккән. Шунысы сөендерә: битараф булмаган кешеләр үзләре килеп ярдәм итәргә теләктәшлек белдерәләр. Бу кешеләрнең чын күңеленнән ярдәм итүләрен күрсәтә”, - ди. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев