Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды

Бу махсус хәрби операция башланганнан бирле 53нче...

Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Бу быел – 3нче, ә махсус хәрби операция башланганнан бирле 53нче изгелек чарасы.  Йөкнең гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык. 
Гуманитар йөкне озату чарасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, шәһәр советы депутатлары, башкарма комитет хезмәткәрләре, ТОС вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашты. 


Йөк составында төзелеш материаллары, азык-төлек, медикаментлар, җиһазлар – хәрбиләргә бурычларын үтәр өчен барлык-кирәкле әйберләр бар.


Гуманитар йөкне тупларга эшмәкәрләр, шәһәрдәшләр, депутатлар һәм оешмалар катнашты. Депутатлар һәм эшмәкәрләр Николай Атласов, Артем Капустин, Руслан Мостафин, Раил Минегалиев, Рөстәм Гәрәев, Марсель Төхвәтуллин, Абдулхак Батюшов, Әхнәф Шагивәлиев, Андрей Елантьев, Денис Васьков, Сергей Акульчев һәм Рөстәм Шәрифуллин зур өлеш кертте.
Шулай ук изге эштә сугыш ветераннары госпитале, 1нче балалар сәнгать мәктәбе, «Мәдинә һәм аның командасы» инициатив төркеме, Үзәк районы ТОСлары ассоциациясе һәм башкалар актив катнашты. 
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы халык СВО «Своих не бросаем 16»