Чаллыга 2000 яңа чүп контейнеры кайтты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 2000 яңа чүп контейнеры кайтты

Аларны кая урнаштырачаклар?

«Гринта» төбәк операторы шәһәргә 2000 данәдән артык контейнер тапшырды. Хәзер шәһәрдә ватык, иске контейнерларны алмаштырачаклар, көнкүреш калдыкларын җыяр өчен яңа мәйданнар булдырачаклар.

Контейнерларның 1100, 360, 240 литрлылылары бар. Алар заманча стандартларга җавап бирә.

Чаллыда шулай ук «1+1» программасы да эшли: идарәче оешма бер контейнер сатып алган очракта, икенчесен бушлай бирәләр.

2019 елдан башлап Чаллыга барлыгы 6587 чүп контейнеры урнаштырылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев