Чаллыга килүче туристлар нәрсә ярата?
Сорауга җавапны экскурсияләр оештыручы гид Гүзәл Сәлахатдинова белә.
Май бәйрәмнәренә Казанга барырга теләүчеләр саны Мәскәүгә җыенучыларны да уздырган. Татарстан туристларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Чаллы да кунакчыл шәһәрләр рәтендә. Күп еллар республикабыз буенча турлар оештыручы гид Гүзәл Сәлахатдинова белән кызыклы маршрутлар турында сөйләштек.
- Гүзәл, сез март аенда көн саен диярлек мәктәп укучылары өчен экскурсияләр уздырдыгыз, төрле шәһәрләрдә булдыгыз. Татарстандагы иң актуаль юнәлешләрне атагыз әле.
- Әлбәттә, лидерлар рәтендә – Казан. Татарстан буенча гына түгел, Россия буенча да актуаль юнәлеш. Алабуга да һәрчак игътибар үзәгендә, әмма бирегә туристларның төп агымы теплоходлар йөри башлагач килә. Чаллыны туристлар арасында алай ук популяр дип әйтеп булмый. Читләр түгел, шәһәрдәшләр дә еш кына: «Монда нәрсә карарга соң?» – дип сорый. Ә күрсәтә башлагач: «Бу кадәр бай мәгълүмат көтмәгән идек», – дип канәгать калалар.
- Чаллыда кайсы объектлар кызыксыну уята соң?
- «КАМАЗ»га киләләр. Компания берничә туристлык агентлыгы белән килешү төзеде, оештыру эшләрендә мин дә ярдәм итәм. Кунакларны дельфинарий да кызыксындыра. Шәһәр тарихы, экология музейлары, милли парк оештырган «Визит» музей үзәге дә халыкны битараф калдырмый. Илдар Ханов скульптуралары, «Мастеровые» рус драма театры бинасы, «Азатлык» мәйданы, Орган залы, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры да экскурсияләр маршрутына кертелгән. Шәһәрнең иске өлешендә, һичшиксез, Үзәк урам, Бөек Ватан сугышына багышланган мемориал комплекс игътибарны җәлеп итә. Гадәттә, туристларны нинди тематика кызыксындыра, шуңа өстенлек бирәм. Төзүчеләр икән, аларга шәһәрнең төзелеше турында сөйлим. Спорт объектлары, мәдәният белән кызыксынучылар да бар. Хәзер җәй җитә, парклар да бик матур безнең, яр буйлары төзекләндерелгән. Әмма бер зур җитешсезлек бар. Зур экскурсион автобусларга парковкаларда урын каралмаган. Шәһәр җитәкчелеге моны исәпкә алсын иде. Әйтергә онытып торам, Чаллыда тарихи ике храм да бар әле безнең, алар да бик популяр. Бу Орлов һәм Боровецкий чиркәүләре. Апрель азагында мәчетләр буенча да экскурсия планлаштырылган.
- Чаллыда Гиннессның рекордлар китабына кертелгән мәчет тә бар бит әле.
- Әйе, шәһәребездә дөньядагы иң кечкенә мәчет бинасы бар. Башка иман йортлары да матур. Якын киләчәктә «Җәмигъ» мәчетенең ачылуын көтәбез. Анда да экскурсияләр уздыру мөмкинлеге булыр дип ышанасы килә. Бу очракта, үрнәк итеп, «Кол Шәриф»не атап була. Анда туристлар өчен аерым шартлар тудырылыган, махсус балкон да бар. Кайбер мәчетләрдә намаз вакытына туры килсәң уңайсыз, мөселманнарга комачаулыйсы да килми. Шуңа мондый үзенчәлекләрне алдан уйласыннар иде.
- Туристлар турында нәрсә әйтә аласыз?
- Алар төрле: командировкада булучылар да бар, шәһәргә туганнарына кунакка килүчеләр дә, мәктәп укучылары, коллективлар да... Калабыз белән танышырга дип, махсус әзерләнеп килүчеләр дә.
- Чаллы турында нинди фикердә калалар?
- Гадәттә, Казан, Санкт Петербургка нәрсә карарга барасыларын алдан планлаштыралар. Чаллыда исә күбесе бай мәгълүмат туплармын дип уйламый да. Калабызга бит тиздән 400 ел тула. Аның бай тарихы, төрле объектлары бар. Шәһәрне мондый зур дип күзалламыйлар. Илдар Ханов скульптуралары да күп сораулар тудыра, кайберәүләр: «Матур!» – дип шакката, икенчеләре: «Нәрсә соң бу?» – дип аптырап карап тора.
- Гадәттә, чит җиргә барсаң, андагы кухняга игътибар итәсең. Бездә туристлар нәрсә белән сыйланалар?
- Чаллыда татар, рус кухнялары булган махсус рестораннар, кафелар бар. Барысы да туристның акчасына, теләгенә бәйле. Белгәнегезчә, татар кухнясы өч төп ризыктан тора: бәрәңге, ит, камыр. Шундый мәзәк тә бар бит:
Рус егете татар кызына өйләнә дә, кичке ашка көн саен берәр татар милли ризыгын пешерергә куша.
- Өчпочмак пешердем, әйдә ашыйбыз, - ди хатыны.
- Бу нәрсә соң? - ди ире.
- Камырга төрелгән ит һәм бәрәңге,- ди хатыны.
Икенче көнне бәлеш пешерә. “Бу нәрсә?”, - дигән сорауга хатыны шулай ук җавап бирә. Өченче көнгә өлеш пешерә, җавабын аңлагансыздыр.
Бәрәңге Россиягә 19 гасырда гына керә, аңа кадәр бәлешләрне ит белән карабодайдан, борайдан, дөгедән пешергәннәр. Шуңа күрә Чаллыда ризык төрләре күп дип әйтәсе килә. Чәк-чәк ашап карарга да тәкъдим итәбез. Аны үзләре белән дә алып китәләр.
- Сез үзегез Чаллы турында мәгълүматны каян аласыз?
- Мин 2006 елдан бирле шәһәр музеенда эшләдем. Шунда саллы белем тупладым. Аннары экскурсияләр уздыра башладым. Бөтен Татарстан буенча турлар үткәрер өчен аккредитациям бар. Экскурсовод һөнәре белемнәрне һәрчак тулыландырып торуны таләп итә. Берничә ел элек кызык булган әйберне иртәгә халык тыңламаска да мөмкин. Кайсы шәһәрдә нинди яңалык бар – барысын да белеп торырга тырышам. Бу үзе бер зур хезмәт. Бар кеше дә чит шәһәргә килеп бу мәгълүматны өйрәнеп утырмый, шуңа да гидка мөрәҗәгать итү отышлырак дип саныйм.
- Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт.
Гүзәл Сәлахатдинованың шәхси фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев