Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга «кракен» вирусы килә

Шәһәрнең баш санитар табибы саклык чараларын күрергә чакырды.

Дөньяның 30 илендә, шул исәптән Россиядә дә коронавирусның "кракен" дигән төре ачыкланган. Баш санитар табиб Илгизәр Бариев әйтүенчә, ул куркыныч түгел. Әмма һава юлы белән бик тиз тарала. "Саклык чараларын үтәргә, кулларны юарга, битлек киеп йөрергә кирәк. Вакцина һәм ревакцина ясату да зарур», – диде Илгизәр Бариев. Аның сүзләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә хуплады. Ул: «Барлык саклык чаралары үтәлергә тиеш. Үзегезне саклагыз», – дип шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итте. 

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев санитар-эпидемиологик вәзгыять турында да сөйләде. Пандемия башланганнан бирле шәһәрдә 30 меңгә якын кешегә лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. Узган атнада 3329 кеше кискен йогышлы авырулар эләктергән. Грипп диагнозы куелган 12 кешенең 6сында дуңгыз гриппы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронарвирус