Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын 80 яңа автобус кайтачак

Нинди акчага?

2025 елда шәһәр автопаркы 80 яңа автобус белән тулыланачак. Бу хакта Наил Мәһдиев “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте. Әлеге сорауны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән караганнар. Транспорт бәясенең яртысын республика, яртысын шәһәр бюджетыннан түлиячәкләр. “Чаллыда халык автобусларны озак көтмәсен өчен линиядә 200 автобус булырга тиеш. “Горкоммунхоз” оешмасының материаль-техник базасын тулыландыру өстендә эшлибез. Узган елда да 90 автобус алдык. Йөрергә яратсаң, “чана” өчен дә түли белергә кирәк.  Автобуста йөрүнең үз бәясе 70 сумга төшә, ә пассажирлар 40 сум гына түли. Болар барысы да дотацияләр хисабына оештырыла. Шәһәр транспортында акча эшләп булмый, бу социаль өлкә”, - дип аңлатты мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур автобсулар