Чаллыга солдат кайтты
Иң беренче итеп ул оекбаш бәйләүчеләргә рәхмәт әйтергә барды.
Хәрбиләргә оекбашлар бәйләүче кул осталары шәһәр күләмендә танылу алды. Социаль челтәрләрдәге “Дарим тепло” төркеменә 800гә якын кеше теркәлгән. 4 ай эчендә алар 2 меңнән артык пар оекбаш бәйләп, фронтка озатты. Әле аннан башка күпме бияләй, балаклава, башмаклар һәм башка кул эшләнмәләре госпитальләргә, батальоннарга озатыла. Солдатлардан күпме рәхмәт сүзләре килеп ирешә! Видеога яздырып та җибәрәләр, гуманитар ярдәм илтүчеләр аша да. Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Эльмир үзе килеп, кызларга иптәшләре исеменнән рәхмәт җиткерде.
“Бәйләнгән оекбашларны ташларга жәл”
Егетнең кунакка киләсен 2 атна алдан хәбәр иттеләр. Кызлар өстәл әзерләде. Солдатны түр башына утырттылар, сораулар яудырдылар: “Ничек анда?”, “Нәрсә ашыйсыз?”, “Хәрби операциядә солдатларга күбрәк нәрсә кирәк?” Эльмир соңгы сорауга тукталып, ике дә уйламыйча: “Җылы оекбашлар!” – диде. Кирәк-яраклар исемлеге зур инде. Әмма оекбашларның чынлап та әһәмияте зур икән.
“Кулдан бәйләнгәннәре тәнне генә түгел, җанны да җылыта. Сезнең күңел җылысыдыр ул. Безне шулай кайгыртып торуыгыз рухи көч бирә”, - ди кунак.
Солдат махсус хәрби операциягә үзе теләп киткән. Моңарчы армия сафларында хезмәт итмәгән килеш, “Әхмәт” батальоны белән килешү төзегән. Лисичанск шәһәренә җибәргәннәр. Мәгълүм булганча, анда “Приют человека” хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин да авыр хәлдә калган кешеләргә кайнар ризык ашата. Аның аша җибәрелгән оекбашлар Эльмирга да килеп эләгә.
“Анда аяклар тиз юешләнә. Кулдан бәйләнгән оекбашлар җылырак. Кибетнекен ташларга да жәл түгел. Ә боларын, җай чыкса, юып киптерергә тырышабыз. Берчак посылканы актарганда, ал төстәге оекбаш та килеп чыкты. Егетләр “хатын-кызларныкы бит бу” дип шаулаштылар”, - дип искә алды Эльмир. Шәһәрдәшебез аптырап тормаган: “Бирегез монда, әрәм итмибез аны. Үзем киям”, - дип алдым ди.
Балалар кулы белән язылган хатлар да шулай кадерле ди солдат. Күзләрдән яшьләр китерә алар. Оекбаш эченә яшерелгән кечкенә генә кәнфитнең тәме дә башкача.
“Ир-ат булып тусам, мин дә илемне сакларга китәр идем”
Очрашуга Эльмир тормыш иптәше Ләйлә белән килде. Иренең хәрби хезмәткә китүен ул да хуплый. “Күңел тыныч түгел, әлбәттә. Озак вакыт элемтәгә чыкмаса, башка әллә нинди шомлы уйлар килә. Әмма бу аның теләге. Ир-ат булсам, мин дә илемне сакларга китәр идем”, - ди ул.
Эльмир контракт буенча 3 ай хезмәт иткән. Шул вакыт эчендә ул бик нык үзгәргән. Тормышка карашы, фикер йөртеше башкача.
“Якты күк йөзенең матурлыгын күрә. Тынлыкның кадерен белә. Шунысына да игътибар иттем: тиз-тиз, ашыгып ашый. Телендә гел хәрби иптәшләре”, - ди хатыны.
Эльмир хәрби операциягә апрель аенда кабат китмәкче була. Ә хәзер аны очрашуларга йөртәләр.
“Рәхмәт сүзләре күңелгә сары май булып ята”
“Дарим тепло!” төркемен оештыручыларның берсе - Фатыйма Ситдыйкова. Фронттан кайткан егетнең рәхмәт сүзләре кул осталары күңеленә сары май булып ята. “Хәрбиләрнең аяклары җылыда булса, безнең ярдәмне тойсалар – шул безнең өчен зур бәя”, - ди алар.
Әлеге очрашу кул осталарына дәрт өстәде. “Тагын да күбрәк бәйлиячәкбез” диләр. Хәтта җәй көне дә эшләрен дәвам итәргә уйлыйлар. Сүз уңаеннан, оекбаш бәйләүчеләр нең “Камаз” мәдәният сараенда 2 атнага бер җыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев