Татарстан Рәисе Чаллыга тагын 44 автобус тапшырды
Алар яңа микрорайоннар буенча хәрәкәт итәчәк.
Бүген Чаллыда күптән көтелгән вакыйга булды. Шәһәр маршрутларына тагын 44 автобус кайтарылды.
Автобусларны тантаналы шартларда «Горкоммунхоз» җаваплылыгы чикләнгән оешмага тапшырдылар. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генерал директоры Сергей Когогин катнашты.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда пассажирлар йөртүнең сыйфатын яхшыртуны мөһим мәсьәләләрнең берсе дип атады.
«Чаллыда бу өлкәдә кыенлыклар бар иде. Ул соңгы елларда системалы хәл ителә. Бүген шәһәргә «КАМАЗ» ГАҖдә җитештерелгән 44 уңайлы автобус кайтарылды. Алар Чаллы халкына уңайлыклар алып килер дип ышанам», – диде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкы һәм үз исеменнән илдәге җәмәгать транспорты паркын яңарту буенча федераль программа өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Чаллыга зур автобуслар алырга ярдәм иткән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
«Автобуслар лизингка алынды. Аның яртысын Татарстан хөкүмәте, яртысын шәһәр бюджеты түли. Бер автобус 17 млн сум тора. Исәпләсәң шактый зур сумма килеп чыга», – диде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләр алдына автобусларны кыска вакыт эчендә учетка куеп, маршрутларга чыгару бурычы куйды.
«Иртәгә яңа маршрут схемасы буенча фикер алышабыз. Ул яңа төзелгән микрорайоннарны исәпкә алып ясалачак, Мәләкәс арьягына, 78нче микрорайонга автобус җибәрергә кирәк», – дип искәртте ул.
Исегезгә төшерәбез, ел башында 46 автобус алынган иде. Хәзер Чаллыда 2, 3, 5, 10, 13, 22, 26нчы маршрутлар буенча зур автобуслар йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев