Чаллыга ТР Дәүләт советы депутатлары килде
Автокалада профильле комитетларының уртак утырышы узды.
Утырышта кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты каралды. Әлеге канун күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле рәвештә торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген контрольдә тоту һәм күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыруны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта, гамәлдәге законнар нигезендә, әлеге дәүләт вәкаләтләре Казан һәм Чаллы шәһәрләренә, шулай ук Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Югары Ослан, Алабуга һәм Әлмәт районнарына бирелгән. Башка районнар территориясендә күрсәтелгән дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе гамәлгә ашыра.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетлары депутатлары республика транспорт системасын цифрлы трансформацияләү һәм тармак өчен ИТ-кадрлар әзерләү мәсьәләләрен тикшерделәр. «Шәһәр транспорты» муниципаль унитар предприятиесе эшен югары бәяләделәр.
Кече һәм урта бизнесны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты шифалы ләмнәр чыгаручы һәм сатучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген ныгыта. Хәзер гамәлдәге канун буенча мондый ярдәм минераль сулар чыгаручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гына бирелә. Ләкин шифалы ләмнәр, минераль сулар кебек үк, табигый дәвалау ресурсларына керә. Мондый мөмкинлек федераль законнарда язылган инде.
Утырышта Татарстан Республикасы сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турындагы закон проекты каралды. Аны 5 апрельдә бәйрәм итәргә тәкъдим ителде.
Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев