Чаллының 48нче мәктәбендә табиблар укытачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 48нче мәктәбендә табиблар укытачак

Татарстанда беренче тапкыр яңа проект гамәлгә керә.

Чаллы медицина көллияте 48нче мәктәп белән берлектә яңа проект башлап җибәрә. Ул "Медицинага старт" дип атала. Бу Татарстан көллиятләре арасында беренче шундый зур проект. Аның кысаларында мәктәп укучыларын медицина нигезләренә төшендерәчәкләр. Биология һәм химия фәннәренә өстенлек биреләчәк. Шулай  математика, инглиз теле кебек фәннәр дә медицина юнәлешендә укытылачак. 

Медицина сыйныфында укырга 27 сигезенче сыйныф укучысы теләк белдерде. Аларны Чаллы медицина көллияте мөгаллимнәре укытачак. 

Мәктәпне тәмамлаганда балаларга махсус сертификат биреләчәк. Күп баллар җыйган укучылар көллияткә бушлай укырга керә  алачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина

Нет комментариев