Чаллының 69нчы мәктәп укытучылары кәбестә утырта
Чаллыда язгы өмә уза.
Урамда минус 3 градус салкын. Усал җил битне бераз чеметә. 69нчы мәктәп хезмәткәрләре аны сизми дә. Курткаларын салып, җиң сызганып эшлиләр. 50ләп кеше мәктәп территориясен тәртипкә китерә: чүп-чардан арындыра, агачлар утырта.
"Слива, алмагачлар үсә бездә. Быел чияләр утыртабыз. Бакчабыз тагын да тулылансын әле дибез", - ди мәктәп директоры Гәбдрәүф Волков.
69 мәктәп шул ягы белән үзенчәлекле дә: ул яшеллеккә бай. Биредә үзләренең питомниклары бар. Ике төрле чыршы, имәннәр тезелеп киткән. Әзрәк хәлләнгәч аларны да күчереп утыртырга планлаштыралар.
"Эшләребез гөрли, Аллаһка шөкер. Коллективыбыздан барысы да чыкты. Рәхәтләнеп сөенеп эшлиләр. Утырткан агачларыбызның да җимешләре, шөкер, күп була. Узган ел сары сливалар, чияләр җыеп, пешекчеләребез укучыларыбызга тәмле компотлар кайнатты", - ди директор урынбасары Рүзил Киямов.
Мәктәптә яшелчәләр белән дә сыйланалар. Территориядә ике теплица бар. Биредә дә эшләр кайный. Биология укытучысы һәм бакча мөдире кәбестә утырта.
"Суган, укроп утырткан идек. Алары инде тишелеп чыкты. Хәзер кәбестә, редиска утыртачакбыз. Петунья чәчәген дә әзерләп куйдык", - дип уртаклашты бакча өчен җаваплы Ландыш Хәмидуллина.
Бер уңайдан 21нче мәктәпкә дә күз салдык. Анда да мәктәп укучылары көлешә-көлешә территорияне чүп-чардан арындыра. Икенчеләре капчыкка тутыра.
"Физкультура, технология дәресләре урынына балалар белән өмәгә чыктык. Өшедек дип зарланучылар юк. Хәрәкәттә - бәрәкәт бит", - ди тарих укытучысы Елена Вәлиуллина.
Чаллы парклары, скверлар, яр буйларында да эш кайный. Шәһәрдә бүген язгы өмә бар көченә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев