Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының бер йортына Муса Җәлил рәсеме төшереләчәк

Мурал 9/1нче йорт фасадында бу җәйдә барлыкка килер дип көтелә.

Чаллының Муса Җәлил проспектындагы 9/1нче йорт фасадында (ГЭС бистәсе) герой-шагыйрьнең портреты төшерелгән мурал барлыкка киләчәк. Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы Мәликә Шәмсиева мэриядә узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

"Проспект Муса Җәлил исемен йөрткәнгә, мурал да нәкъ шуңа багышланачак. Ул бер кыю кешенең көрәшче була алуын раслап, ватанпәрвәрлек символына әверелде», - дип аңлатты спикер арт-объектны сайлау сәбәбен.

Мурал 9/1нче йорт фасадында бу җәйдә барлыкка килер дип көтелә.

Эскиз Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы