Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының данлыклы 29нчы гимназиясенә 45 ел тула

Әлеге вакыйганы зур шоу-программа белән билгеләп үтәчәкләр.

Бәйрәм концерты 27 апрель көнне Чаллының ГЦДТ залында узачак. “Анда грандиоз шоу-программа, танылган җырчылар һәм алып баручылар булуы көтелә”, - дип уртаклашты 29 гимназиянең педагог-оештыручысы Эльвира Рөстәмовна. Концерт мәктәп ачылышын чагылдырган күренеш белән башланып китәчәк. Аның символы - 45 еллык тарихи зур ачкыч. Һәр ел аны беренче класс укучылары кулдан кулга тапшыра килгән.

Барлык серләрне ачып бетермәсәләр дә, концертта Руслан Кираметдинов, Илгиз Шәйхразиев, Илшат Хәмәдиев, Салават Сакаев, Вероника Кузнецова (“Ямьле” төркеме), «Безнең җырчы. Яңа буын» проектының финалисты Диләрә Хәертдинова, Камал театры артисты Ләйсән Гатауллина катнашуы көтелә. 
Чараны “Күңел” радиосы диджейлары Әдилә Идрисова, шулай ук, Динар Хуҗин, Айназ Галләмов алып барачак. Болар барысы да 29 гимназияне тәмамлаучылар! Тагын бер сюрприз: бәйрәмдә 25 ел элек язылган гимназия гимны заманча форматта яңгыраячак.

Шулай ук, концертта хәзерге укучылар да чыгыш ясаячак. “Гөлкәй” балалар бию ансамбльләрендә 60ка якын укучы шөгыльләнә. Укытучылар да бииячәк. Әйе-әйе, укытучылар. Аларның бию коллективына инде 12 ел икән. Ел саен үткәрелә торган “Виват талантов” смотр конкурсы җиңүчеләре үзләре.

Җыр, биюдән кала 29 гимназиядә театр, журналистика юнәлешләре дә алга киткән. Ел саен диярлек укучылар «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленендә призлы урыннар ала. 26 ел эшләп килгән “Заман” видеостудияләре былтыр Казанда узган “Милли мультфест” 2нче Республикакүләм балалар кинофестивалендә 1 урынны яулаган.

Гимназистлар укуда да сынатмыйлар. Мисал өчен, узган ел 9дан киткән егет һәм кызлар төрле коллиятләрдә бюджет бүлекләренә укырга керә алган. Математика, химия, биология буенча профильле 10-11 класслардан соң укучылар да бер авырлыксыз медицина университетларына кергән.

Гимназия белән бәйле берничә кызыклы факт та бар. Мисал өчен, ул 1977 елда рус мәктәбе булып ачыла. 20 елдан соң татар гимназиясе стаусын ала. Хәзерге көндә монда 100%ка якын татар баласы укый. Милли юнәлештә тәрбия ала. Ул гына да түгел, бүген аның үзенчәлеге – этноклсслар булуда да. Монда мөсельман балалары укый алсын өчен кирәкле мөмкинлекләр тудырылган. Ашату - хәләл.

Тагын бер яңалык, гимназия Туфан Миңнуллин исемен алу буенча эшләр алып бара. Монда танылган драматург, язучы, җәмәгать эшлеклесе Туфан аганың музее урнашкан, ишегалдында аңа багышланган сквер ясалып килә. Узган айда Туфан Миңнуллин исемендәге 4нче региональ фәнни-гамәли конференциясе дә узган.

“Безнең гимназиядә укып чыккан һәм кайчандыр укыткан укытучыларның барысын да бәйрәмгә чакырып калабыз. Белем йортыбызның туган көнен бергә үткәрик”, - ди гимназия директоры Луиза Дамировна.

Сүз уңаеннан, Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин да 10-11 классларда 29 гимназиядә укыган булган.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф