Ярышлар Лужники аренасында була.
Чаллының «Псы 56» командасы — Республика этабы җиңүчеләре, мәктәп футбол лигасының бөтенроссия этабында Татарстан данын яклаячак. Ярышлар 9–13 сентябрьдә Мәскәү шәһәренең «Лужники» олимпия комплексы аренасында уза.
Башкалага команданың тренеры Виктор Полуянов җитәкчелегендәге 8 уенчы барачак.
7 сентябрьдә Мәктәп футбол лигасы Президенты Эдуард Фәттахов аларга Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге 56 нчы мәктәптә курткалар тапшырды.
Нет комментариев