Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь укытучысын ниләр борчый?

Лицей-интернат укытучысы Камилә Хәкимуллина республика җитәкчеләренә тәкъдимнәрен җиткерде.

Шәһәр Советы сессиясендә Г.Акыш исемендәге лицей-интернатның химия укытучысы Камилә Хәкимуллина чыгыш ясады. 

"Еш кына укытучы һөнәренең дәрәҗәсе төшә, киләчәге юк дигән фикерләр белән килешмим. Яшь белгеч буларак, беренче адымнарымнан ук республикабыз, шәһәребез җитәкчелегенең ярдәмен тоеп эшлим", - диде ул. 

Ул максатчан программа буенча Бутлеров исемендәге химия институтында айга 15 мең стипендия алып укыган. Институтны тәмамлагач лицей-интернатка укытучы булып кайткан. 

Хезмәт юлын башлауга, республика “Яшь мөгаллим” гранты отып, ай саен хезмәт хакына өстәп 10 мең сум акча ала. Камилә Хәкимуллина республика җитәкчеләренә мәгариф үсешенә даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Мәгарифтәге проблемаларга да тукталды, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

"Республикада быел физика-математика юнәлеше өчен яңа программа – “Физмат прорыв” эшли башлады, башка предметлар буенча да  шундый программа булдырылсын иде.  

Укытучыларны торак белән тәэмин итү буенча махсус программа кадрлар кытлыгын киметүдә хәлиткеч адым булыр иде. 

Минемчә, грант һәм өстәмә түләүне арттырырга кирәк. Хәзерге вакытта  укытучы 18 сәгать укытса яши алмый, 36 сәгать дәресе булса яшәргә вакыты калмый. Димәк, мөһим карар кабул итәргә кирәк", - диде ул. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф