Табеев исемендәге яр буенда тагын бер пляж ачылырга мөмкин
Мэр тәкъдим белән чыкты.
Г. Тукай исемендәге яр буенда «Оазис» пляжы ачылырга тора. Хуҗасы 37 яшьлек эшмәкәр Александр Леухин. Иртәнге якта ул башкарган эшләре белән Чаллы мэры Наил Мәһдиевне таныштырды. Бизнеска әтисе белән катамараннар ясаудан кереп киткән. Соңыннан шәһәрнең иске өлешендә халык өчен пляж ясау теләге белән яна башлаган. Татарстан республикасыннан «Кунакчыллык» программасы буенча 10 млн сум күләмендә субсидия алып беренче этапка керешкән.
«2023 елда башладык. Субсидия акчасына үземнең акчамны өстәп пляж ясадык. 30 млн сумлап акча китте. Узган ел төзелешнең икенче этабына күчтек. Анда да 2 млн сум субсидия алдык. Өстәмә үземнең 53 млн сум акчамны керттем. Шулай итеп, Тукай яр буенда пляж ясауга 80 млн сумнан артык акча китте», – ди Александр Леухин.
Беренче ясалган пляжга керү бушлай. Шезлонг һәм бочка-мунча өчен гына түлисе. Икенчесендә бассейннар, сауна да бар. Шуңа күрә анда түләп керәләр.
«Бизнес ничә елда үзен аклар дип уйлыйсың?» – ди Наил Мәһдиев. Александр Леухин: «Үзалдыма бер сезон куям», - ди. «Бер сезонда авыррак булыр. Проект, гадәттә, 3-4 ел эчендә үзен аклый. Без, әлбәттә, мондый проектларны хуплыйбыз гына. Алай гына да түгел, шәһәрнең яңа өлешендә, Ф. Табеев исемендәге яр буенда да шундый пляж ясарга тәкъдим итәбез», – ди мэр.
Эшмәкәр мондый тәкъдимгә сөенде һәм иртәгә үк яр буен карап чыгарга теләк белдерде. «Идеяләр белән бүген үк йөри башларга кирәк», - ди ул. Бизнесын уңышлы дип саный. Узган ел шезлонглар җитмәде, ди. Быел да җәйнең кызу булачагына ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев