Чаллының Шишкин бульварында көзге пятачок гөрләде
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Шишкин бульварында көзге пятачок гөрләде

Тамашачы аннан канәгать булып китте.

Бүген Чаллының Шишкин бульварында "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе коллективы чираттагы пятачокны уздырды. 

Аны традиция буенча Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров әлеге күркәм чараның гимнына әйләнгән "Эх, Чаллы пятачоклары" җыры белән башлап җибәрде. 

Чаллы халкына автогигант төзелеше елларында барлыкка килгән пятачокларны кайтарган "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы бульварны тутырып килгән шәһәрдәшләргә һәм Чаллы кунакларына рәхмәт әйтте. Аларны газетабызга язылырга чакырды. Һәм безнең белән бергә булган тугры дусларыбыз  Роза, Мәүлидә һәм пятачок йолдызы - Саимә апага "Абау медиа"дан концертларга билет һәм тай массажына сертификат тапшырды. Җәлил поселогыннан килгән оста биюче Гөлнур ханым Илназ Минневәлиев концертына билетка ия булды. 

Аннары сәхнәгә бер-бер артлы популяр җырчылар Ринас Әхмәтов, Алмаз Ишморатов, Равил Галиев чыгып халыкны биетте.

Махсус кунагыбыз, Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның чыгышын да җылы кабул итте шәһәрдәшләребез. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки бәрхет тавышлы, төрле ритмдагы мәгънәле җырлар башкаручы җырчы безнең күз алдыбызда үсте. "Шәһри Чаллы"да аның тәүге адымнары турында 20 ел элек язма чыккан иде. 

Алсу пятачоктан күтәренке кәеф белән китте.

"Күңелле үтә икән бәйрәм, чакырыгыз, тагын киләм", - диде.

Очрашулар насыйп булсын!

Пятачокны тугры дусларыбыз Резидә Ганиева белән Илнур Гомәров алып барды. 

Халык шәһәр бизәгенә әйләнгән пятачок тәмамлангач та шактый озак биеде әле. Сүз уңаеннан, хезмәттәшебез Илшат Солтанов пятачок турында шигыренә, ясалма интеллекттан көй яздырды. Пятачок "брошка"сы - Саимә Логинова яңа җырга кушылып рәхәтләнеп биеде.

Пятачоктан тулы язманы газетабыздан укырсыз.


«Шәһри Чаллы»дан-Пятачок

Нет комментариев