Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының талантлы укучылары 2300 җиңү яулады

Җиңүчеләр арасында кемнәр бар?

Хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрамиев 20025 елда тармакта ирешелгән казанышлар турында сөйләде.  
Сәнгать мәктәпләрендә укучылар шәһәр, республика, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә 2300 җиңү яулады. 
Сәнгать мәктәбеннән 5 укучы һәм сәнгать көллиятенең 5 сутеданты ТР Мәдәният министрлыгы степиндиаты булды. 
10 укучы Чаллы мэры, 10 укучы төрле фондларның стипендиясен алды. Укучыларның модый уңышлары – укытучыларның фидакяр хезмәт нәтиҗәсе. 
2025 елда 3нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Сергей Зимняков «Зур йөрәкле кеше» Бөтенроссия премиясенә лаек булды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының яшь артисты Илназ Гаффанов «Дебют» номинациясендә республиканың «Тантана» премиясен алды. 
«Мастеровые» рус драма театры – «Медиа-Лидер» республика бәйгесендә һәм курчак театры артисты Егор Митрофанов IV ачык фестивальдә беренче дәрәҗәдә лауреат булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты