Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының танылган шәхесе вафат

Мәрхүм белән хушлашу 7 майда Казанда була.

Чаллының «Мастеровые» рус драма театрының элеккеге сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры Валентин Ярюхин 70 яшендә вафат булган. Әлегә үлем сәбәпләрен әйтмиләр.

Мәрхүм белән хушлашу 7 майда, Казанда була. «Безнең театр делегациясе Валентин Ярюхинны соңгы юлга озатырга бара», – дип хәбәр итте театрның директор урынбасары Наталия Матиос. 

Валентин Ярюхин «Мастеровые» театрында 2005-2012 елларда сәнгать җитәкчсе, режиссер булып эшләде. Ул куйган «Очень простая история»  спектакле 2007 елда иң популяр премьера булды. Аны бүген дә тамашачылар  яратып карый. 

«Плутни Скапена» спектакле исә 15 ел репертуардан төшмәде. Валентин Ярюхинның «Забыть Герострата» спектакле «Дуслык күпере-2011» фестивалендә ике номинациядә җиңде. 

Режиссер илебез театрларында 40лап спектакль куйды. Аңа һөнәри осталыгы һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр ЮХИДИ фаҗига