Яңалыклар тасмасы

Чаллының үзәк күперендә ремонт тәмамланды

Эшләр 15 көн дәвам итте.

Чаллыда Меләкәс елгасы аша салынган күпердә аркылы ярыкларны ремонтлау эшләре тәмамланды.  Күпернең яңа шәһәр ягына таба транспорт хәрәкәте яңартылды. «Автомобиль юллары» предприятисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык эшләр 15 көнгә сузылган.

Күпернең беренче яртысы 1 сентябрьгә кадәр төзекләндерелгән иде. Июль аенда белгечләр буйга сузылган ярыкларны да ремонтлаганнар иде. Чулман проспектының «Челныгорстрой» тукталышыннан алып «Пединститут»ка кадәр булган өлешендә ремонт башланды. Юл төзүчеләр эшләрне ай дәвамында тәмамларга вәгъдә итә.

Фото: ПАДтан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юллар һәм күперләр ремонтлау

Нет комментариев