Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзүчеләр көнендә Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чарада аның кызы Татьяна да катнашты.

Бүген Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында Төзүчеләр көне хөрмәтенә чәчәкләр салу тантанасы булды. Легендар Чаллы төзүчесе, Камгэсэнергостройның беренче директорын искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләев, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Шәһәр Советы депутатлары, «КамГЭСэнергострой» предприятиесе ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килде.

"Үз заманының каһарманы, Социалистик хезмәт Герое Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында җыелу яхшы традициягә әверелде. Бу авыр елларда мөмкин булмаганны эшли алган көчле кешегә, бөтен буынга хөрмәт. Эш сөючәнлеге, үз эшенә намуслы мөнәсәбәте, хезмәтчән куллары белән беренче төзүчеләр буыны бөтен Советлар Союзы тарихына алтын битләр язды. Мондый хезмәт батырлыкларын ил моңа кадәр белмәгән. Гади субъекттан, аграр объекттан безнең республика сәнәгать Республикасына әверелде", - диде Наил Мәһдиев.  

Евгений Батенчук Кама шәһәренә 1971 елда килә, төзүче һәм бөтенсоюз масштабындагы җитәкче буларак тәҗрибәсе зур. Ул вакытта аның хезмәт биографиясендә алты ГЭС, Якутиядә Алмаз чыгару комбинаты төзелеше теркәлгән.

Үзенең хезмәте һәм тирән белемнәре, искиткеч кешелек һәм оештыру сыйфатлары, таләпчәнлеге нәтиҗәсендә Евгений Батенчук Яр Чаллыда һәм ТАССРда абруй казанган. Ул татар һәм Якутия АССРның, РСФСРның Атказанган төзүчесе, Мирный һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Мактаулы гражданы, күп орден һәм медальләр кавалеры була, 1981 елда "КАМАЗ" төзелеше өчен Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек. Евгений Никанорович 1999 елда вафат була. Бүгенге очрашуда аның кызы Татьяна да катнашты, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл