Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Мастеровые» театрында спектакль барышында күңелсез хәл булды

Мондый хәлләр кабатланмасын өчен сәхнә машинистын җайланма белән эш итәргә кабат өйрәтәчәкләр.

“Мастеровые" театрының яңа бинасында «Обыкновенное чудо» спектакленең премьерасы вакытында күңелсез хәл булды. 50 минут баргач, сәхнә механизмы тукталып калу аркасында, спектакль өзелүе турында игълан ителде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы бу вакыйгага аңлатма бирде.
«Сәхнәдә катлаулы техник механизм – әйләндерү-төшерү җайланмасы кулланыла. Спектакль барышында двигательнең кинәт кабызылуы аның тукталып калуына китергән. Механизм ватылмаган. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен сәхнә машинистын җайланма белән эш итәргә кабат өйрәтәчәкләр», - диелгән аңлатмада.

Хәзерге вакытта декорацияләрне әйләндерә торган механизм эшли. Өзелгән спектакльне тамашачылар 2 ноябрьдә карый алачак.

Исегезгә төшерәбез: «Мастеровые» рус драма театрына яңа бина төзелде. 1 сентябрьдә аны ачу тантанасы үтте. Проект өчен 1.8 млрд сум акча тотылды. Аның 1,08 млрды — федераль бюджеттан.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастеровые театр мәдәният