Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Челтәрле бизнеста күпме акча эшләп була?

Бу өлкәдә эшләүче һәр физик зат мөстәкыйль субъект булып тора.

Челтәрле бизнес... Кешеләр башта берничә компания белән шөгыльләнделәр. Аннары бу исемлеккә башкалары өстәлде. Хәзер алар бик күп. Халык арасында челтәрле бизнесны секта диючеләр дә булды, чөнки кешеләр команда белән берләшеп, кешенең аңына тәэсир итү нигезендә бизнес барлыкка китерделәр. Шуңа да карамастан челтәрле маркетинг бик күпләрнең тормышына үтеп керде. Бу өлкәдә эшләүчеләр халыкка косметика, өйдә кулланыла торган химик препаратлар, БАДлар тәкъдим итәләр. 

«Өйдән торып, акча эшләргә өйрәтәм. Моның өчен телефон гына кирәк», – дип үз командаларына чакыручылар байтак. Мин дә чакыруны кабул итеп,  берничә компаниягә теркәлдем. Үземә һәм дусларыма товарлар алдым да, шуның белән тукталдым. Миннән эшмәкәр чыкмады.
Челтәрле бизнеста уңышка ирешү өчен кешедә берничә сыйфат булырга тиеш. Беренчесе – үҗәтлек һәм тырышлык. Аннары товарның яхшылыгына башта үзең ышанып, аннары моны башкаларга да ышандырырлык итеп кешеләргә тәэсир итү һәм шуның белән яшәү. 

«Диванда утырып, 3-5 сәгатьтә телефонда акча эшләргә була», – дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Югары хезмәт хакы алыйм дисәң, теләсә кайсы өлкәдә күп һәм яхшы эшләргә кирәк. Эшмәкәрлектә исә ял һәм бәйрәм көннәре юк. Дөрес, челтәрле бизнеста һәр көнне иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр офиста утырмыйсың, вакытны үзең бүләсең. Аның каравы, команда тупларга кирәк. Команданың башында торган кеше уңышка ирешсен дисәң, астагыларның тырышып эшләве һәм челтәрне арттыру һәм киңәйтү мөһим. 

Командада әгъзаларның һәрберсе челтәрен булдырып, үзләре астына кешеләр җыярга тиеш. Шулай системалы эшләгәндә компания товары яхшы гына сатыла  эшмәкәрлектә уңышка ирешеп була. Команданың башында торган кеше саллы гына акча ала, челтәрнең астагы кешеләре дә әкренләп хезмәт хакын арттыра. Тик моның өчен  командадагы һәр кеше  сатып алучыга компания товарының башкаларныкына караганда сыйфатлы һәм файдалы булуын дәлилләп аңлатырга һәм товарны алырга күндерергә тиеш. 

Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең үзләре бу хакта ничек уйлый? 
Сөмбел Минемуллина:
–  Мин челтәрле бизнеска 2020 елның җәендә килдем. Казанда повар булып 25 мең хезмәт хакына эшләгәндә, тагын 25 мең сум өстәмә акча эшлисе иде дип, хыяллана идем. Ике кечкенә баланы калдырып, идән юарга яисә тагын башка эшкә чыгып китү дөрес булмас дип уйладым. Шулай икеләнеп торганда дус кызым, төрек компаниясенең бушлай укытуына чакырды. Мин дә бик күпләр кебек, башта моны «лохотрон» дип уйладым. Дустым тагын чакыргач, өйрәнеп карарга булдым. Әкрен генә укый башладым, биредә мине хыялларымны язарга өйрәттеләр. Хыялларым аена 200 мең сум акча эшләү һәм  5 елдан соң ашханә мөдире булу иде. 4 елдан соң мин, 50 мең сум акча эшләргә дә хыяллана белми торган кеше, аена 200 мең сум табышка чыктым. 
Бу эштә үсешкә ирешү өчен укырга, өйрәнергә, кешеләрне өйрәтергә кирәк. Монда кешеләргә ярдәм итәргә дә өйрәтәләр. Кешегә теге яки бу товарның ярдәме турында сөйләү зарур. Монда кеше алданмый, ай буена аяк өстендә 25 мең сумга эшләми, утырып яисә диванга ятып, телефон аша күп акча эшли. Мине шунысы гаҗәпләндерә – кешеләрнең көненә  1-2 сәгать укыйсылары, өйрәнәселәре килми, яңалыктан куркалар. Ә мин курыкмадым. Бүгенге көндә аена 227 мең сум акча эшлим. 10 актив кызым бар. Алар Башкортстан, Ульян өлкәсеннән, Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән. Айлык керемнәре – 50 мең сум. Һәрберсенең егерме-утыз кешесе бар. 
Челтәрле бизнес минем тормышымны яхшы якка үзгәртте. Повар булып эшләгәндә, рестораннарда ашарга хыяллана да алмый идем. Хәзер теләсә кайсында теләгән ризыгымны ашыйм. Шау-шулы Казаннан кайтып, Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында үзем теләгәнчә яшим.

Лениза Гайсина:
– «Челтәргә» кереп китү тарихым 2020 елда башланып китте. Татарстан һәм Башкортстанда компания бизнесын популярлаштыручы кеше – ул халык җырчысы Гүзәл Уразова. Пандемия вакытында бергәләп башлап җибәрдек. Гүзәл Әскәровнага булган ышанычым зур иде. Шул роль уйнады, дип уйлыйм. Һәм әлбәттә сыйфат. Корея продукциясенең  югары сыйфаты кызыктырды. Шул чордан бирле мин «сетевой»га гашыйк.  

Челтәрле бизнеста  гомумән тәҗрибәм юк иде. Старт чорында җиңел булды димәс идем. Структура төзегәндә күп хаталар ясалды. Әле хәзер дә ялгышлар булгалый. Булмыйча, дөньякүләм бизнес бит. Абыну – ул өстәмә тәҗрибә, уңыш һәм үсеш ноктасы. Бүгенге көндә 20 мең кешелек горурланырлык көчле зур империям бар. Команда белән эшләү җиңелләрдән түгел. Бер ук вакытта психолог та булырга кирәк, табиб та, эксперт та син, сатучы да, юрист та...
Гомумән, мондый тор эшчәнлеккә һәрвакыт скептик карашта булдым. Ләкин тәмен татып карагач, фикерем үзгәрде. Аллаһка шөкер, бу бизнес ярдәмендә ипотеканы вакытыннан алда яптым, күп кенә хыялларымны чынга ашырдым, туганнарыма ярдәм итәм. Дәрәҗәле  квалификацияләргә ирешүем өчен, компания Гарәп Әмирлекләренә юллама бүләк итте. Шулай ук берничә мәртәбә Кореяда булдым. Әлеге продукцияне җитештерүче дөньякүләм танылган «Колмар» заводын күрү бәхетенә ирештем. Пассив керемгә (доход) чыгу өчен  бик күп эшләргә кирәк. Кайчакта берничә сәгать эчендә миллионлаган  товар әйләнеше ясап, план үтәргә туры килә. Бу үзенә күрә ниндидер азарт, адреналин. Челтәрле бизнес – ул яшәү рәвеше. Минем өчен,  компания яраткан гаилә әгъзасы кебек. 
Безнен эштә бердәмлек, команданы бер учта дус-тату тоту мөһим. Шул очракта уңыш гарантияләнгән. 

Алсу Фатыйхова:
– Апам бик кыстагач, мин бер компаниягә теркәлгән идем. Әмма миннән эшмәкәр чыкмады. Үзем өчен генә товарлар алдым да, туктадым. Беренчедән, мин телгә оста түгел. Икенчедән, мин моны пирамида дип саныйм, чөнки өстәгеләр күп акча эшли. Астагыларның әллә ни өметләре акланмый. Зәй районында бер хатын ниндидер компаниядә эшләп, планын үти алмагач, йорт-җирен сатып, акчасыз калган дип тә ишеттем. Бу мине бөтенләй куркытты.  

Айгөл Галиева, физик мөмкинлекле бала әнисе: 
–  Мин 24 ел инде челтәрле бизнеста. Улымны төрле сәламәтләндерү курсларына йөртү сәбәпле, соңгы елларда бизнеста активлыгым кимегән иде. Менә яңадан командам белән эшли башладым. Киткәннәрен чакырам, яңа кешеләр җыям. Бизнесның бу төренә күп кеше җиңел генә карый, әмма бу алай түгел. Монда да эшләргә кирәк. Эшләмәсәң керемгә чыгып булмый. Уңышның серендә остазларның роле зур. Аларның өйрәтүләрен  тыңлап эшләсәң нәтиҗә була. 
Тукталып торганда мин авыру улым өчен 2700 сумга БАД алырга акча кызгана идем. Чөнки баланы тернәкләндерү курсларына йөртергә гел акча кирәк. Тукталып калсаң, баланың сәламәтлеге начарлана. Шуңа күрә яңадан активлаштым, хәзер улыма кирәкле әйберне акчаны жәлләмичә алам. Авыру бала белән дәүләт эшендә эшләү дә кыен, шуңа күрә миңа бу эш уңайлы. Остазларым Куприяновлар улыбызга гел ярдәм итеп торалар. Мин аларга гомерем буе рәхмәтлемен. 
Ярты ставкага балалар бакчасына да эшкә чыктым әле. Хезмәт хакым 15 мең сум. Челтәрле бизнеста бу акчаны яңа килгән кеше үзе өчен генә товар алып та, рәхәтләнеп эшли ала. Даруханәләрдәге препаратларга караганда челтәрле бизнес компанияләре препаратлары сыйфатлырак. Моны аңлаган кешеләр, аларның продукциясен даими куллана.
Хезмәт хакын акчалата алып буламы дип сораучылар да бар. Без үз мәшгуль булып теркәлгән, хезмәт хакы дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнеке кебек үк картага күчә.  Мин үзем акчаны товар әйләнешенә күчерәм. Кеше заказ ясый, аның акчасы миндә кала. Хезмәт хакы исәбеннән, заказ өчен акчаны компаниягә күчерәм. 

Безнең җырлый торган команда булганга бәйрәмнәр бик күңелле уза. Аннары компания хисабына төрле шәһәрләргә йөрибез. Мин Казаннан ерак китмәгән кеше, бу компаниядә эшләү нәтиҗәсендә Мәскәүне күрү бәхетенә ирештем. 
Үсеш өчен үзеңә дә тырышырга, киреләнмичә остазларның кушканнарын да үтәргә кирәк.
Мин беренче айда 8 мең хезмәт хакы алдым. Аннары ай саен үсештә булдым. Хезмәт хакым 19 меңнән – 64 мең сумга кадәр җитте. 64 мең сум бик озак торды. Соңгы елларда үземнең пассивлыгым нәтиҗәсендә, дөресрәге балама игътибарны арттырып, бераз төшеп калдым. Ансыз да булмады. Шунысын әйтергә кирәк – мин һәм гаиләм компания продукциясен даими кулланабыз. 

Юрист Лилия Ахунова әйтүенчә, челтәрле бизнес канун тарафыннан җайга салынмаган.  Шул ук вакытта челтәрле маркетинг кысаларында эшләү  кануннарга каршы да килми.
– Юридик яктан бу эшмәкәрлек. Физик зат дистрибьютор булып санала, ягъни товар сатып алу, сату белән шөгыльләнә, арадашчы вазифасын башкара. Бу өлкәдә эшләүче һәр физик зат мөстәкыйль субъект булып тора һәм, табыш алып, үз эшчәнлеген  куркыныч астына куя.  Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен челтәрле бизнес белән шөгьләнүче физик зат гамәлдәге кануннар нигезендә шәхси эшмәкәр, яки җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлергә тиеш. Моннан тыш аңа салымнар түләргә кирәк була, – ди юрист.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев