«Черек бәрәңгедән дә тәмлерәк әйбер юк иде...»
Мәссәрә әби сугыш чоры хатирәләрен яңартты.
95 яшен тутырган Мәссәрә әби Шәйхетдинова бүген игътибар үзәгендә. Күптән түгел ул олы кызы белән шифаханәдә ял итеп кайткан. Март аенда балалары һәм оныкларын җыеп, ял итү базасында гөрләтеп юбилеен уздырган. Хәзер Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итә. Кыскасы, кунаклар өзелми. «Арка терәргә дә вакыт юк», – ди тыл ветераны.
Соңгы елларда аны умыртка баганасы борчый икән. «Утырсаң да авырта, ятсаң да тынгылык бирми», – ди. Шулай да матур күлмәген киеп, ак яулыгын бәйләп, минем белән сөйләшергә чыгып утырды. «Күзләрем начар күрә, колак та ишетми, картайдым инде», – ди. Әмма хәтере сөбхәнАллаһ. Кайсы оныгы кайсы көнне туган, кем кайда яши, кем кая барган – аннан да яхшырак белүче юк. Сугыш еллары да хәтерендә мәңгелеккә уелып калган.
«Зәй районы Кәдек авылыннан мин. Сугыш ачысын татып үскән бала. Әнкәебез алты бала белән калды. Берсе күкрәк баласы. 5 ел ачлы-туклы гомер иттек», – дип хәтер йомгагын сүтә башлады. Бөек Ватан сугышы башланганда Мәссәрә әбигә нибары 11 яшь була. Сугыш чоры балаларына иртә олыгаерга туры килә.
«Үлән ашап үстек, кызым. Яз көне колхоз басуыннан чиләк тотып черек бәрәңге эзли идек. Аякта – чабата, су ерып йөрибез. Черек бәрәңгене алып кайтып, төеп, мичтә салам ягып, (утын юк) пешереп ашый идек. Аннан да тәмлерәк әйбер юк иде! Әле ул кортлы, сасыган бәрәңге. Андыйны ашамыйлар бит! Шуны ашап, исән калуыбызга шаккатам. Хәзер генә ул җаның ни тели – барысы да бар», – ди.
Мәссәрә апаның әнисе, күкрәк баласы булуына карамастан, төнгә фермага каравылга төшә торган булган. Хуҗалыктагы сыерына бер кочак печән урлап кайткан. Сөтне хөкүмәткә тапшырган, балаларга эләксә – һәрберсенә шул бер стакан.
«Бервакыт әнкәебезнең урактан кайтуына ачлыктан шешенеп беттек. «Балаларым өелешеп үлеп бетә инде», – дип утырып елады. Шуннан соң авыл советыннан әзрәк он бирделәр. Әнкәй суга он тукалап, умач ясап ашатты», – ди Мәссәрә әби.
Әтисен, ике туган абыйсын югалта ул сугышта. «Ул вакыттагы кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый», – ди. Язмыш сынауларына бирешмичә көн-төн эшлиләр.
«Урак урабыз, сутый куабыз, бер тиен акча бирмиләр. Авылда ат юк, машина юк. Зәй районына 25 км җәяү барып, җыйган җир җиләкләребезне сата идек. Анысы да тиенгә. Җиләк җыйганда шунысы рәхәт – тамак туйганчы ашый идек», – ди.
Мәссәрә әби 15 яшьтән колхозда эшли башлый. 1952 елда Әлмәткә килә. 20 ел буе асфальт сала. «Зәй, Чаллы, Сарман, Чистай юлларын салдым. Хәзер генә бит ул машина сала. Без кул белән эшли идек. Юл салып билләрем бетте», – ди тыл ветераны.
Шунда Мәссәрә әби мәхәббәтен дә очрата. Хәмит исемле тракторчы егет белән гаилә кора. «Язылышырга фуфайкалар киеп җәяү бардык, җәяү кайттык», – дип искә төшерә ул бәхетле мизгелләрен. Кызганыч, беренче сабыйлары чирләп үлә. Соңыннан бер-бер артлы 3 бала – 2 кыз һәм бер малай алып кайталар. Иптәше үлгәнгә инде 40 ел икән. «Ялгыз яшәве авыр булды. Олы кызымның да ире үлгәч аның янына күченеп килдем. Инде 15 ел бергә торабыз. 5 ел элек Әлмәттәге нигезебезне саттык», – ди.
Иң зур теләгегез нинди дигән сорауга: «Сәламәтлек һәм дөнья тынычлыгы», – ди. Икетуган абыйсы ягыннан бер егетләре СВОда катнаша. Аның өчен борчыла. «Гаиләләренә исән-имин кайтсыннар иде. Аллаһы Тәгалә балакайларны саклап йөртсен», – дип догалар кыла. Коръән сүрәләре һәрчак янында. Көченнән килгәнчә намазын да укый Мәссәрә әби. Хәтта 90 яшькә кадәр ураза тоткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев