Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чабаксарны да уздырабыз

Моңа кадәр шәһәрдәшләрне оек-оекбаш, колготкилар белән Чабаксар фабрикасы тәэмин итсә, бүген андый төр товарны Чаллы үзе җитештерә һәм Казан, Чабаксар, Ижау кибетләренә илтеп сата. Шушы көннәрдә "Чаллы оекбашы" фабрикасы уңганнары 52нче төр эшләнмәне сатуга чыгарды. Ихтыяҗ бик зур. Аз гына вакыт эчендә шәхси предприятие җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләнде. Бүген предприятие...

Моңа кадәр шәһәрдәшләрне оек-оекбаш, колготкилар белән Чабаксар фабрикасы тәэмин итсә, бүген андый төр товарны Чаллы үзе җитештерә һәм Казан, Чабаксар, Ижау кибетләренә илтеп сата. Шушы көннәрдә "Чаллы оекбашы" фабрикасы уңганнары 52нче төр эшләнмәне сатуга чыгарды. Ихтыяҗ бик зур. Аз гына вакыт эчендә шәхси предприятие җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләнде. Бүген предприятие 5 катлы бинаны били. Фабрика директоры Светлана Дзюбан сүзләренә караганда, биредә 11 мең данә оекбаш, оеклар җитештерәләр. Эш тулысынча автоматлаштырылган: 46 станокка 28 кеше хезмәт күрсәтә. Эшләп чыгарылган товар күләме буенча предприятие Әлмәттәге "Алсу" фабрикасына тиңләшә. Анда, нигездә, балалар колготкилары эшләнә. Киләчәктә Чаллы фабрикасында да әлеге төр товар, шулай ук перчаткалар, шарфлар һәм башлыклар җитештерү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X