Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаңгы ярышларында спортчылар нинди дистанцияләрдә ярыша алачак?

12 февральдә Чаллыда «Россия чаңгы юллары» ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары – 2022» узачак.

Чаңгычылар өчен старт Яр буе паркында 9:00 сәгатьтә планлаштырылган. Бу көнне чаңгы трассасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз көчләрен сынап карый алачак – аларга 300 метр, хатын-кызлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен 2 км озынлыктагы трассалар әзерләнгән, шулай ук егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ярыша алачак.

Массакүләм чабышка старт 11:30дә планлаштырылган, бу вакытта теләгән һәркем килеп, 2 км дистанцияне уза ала.

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов бу көнне чаңгы ярышлары ГЭС поселогы трассасында һәм гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә узачагын билгеләп үтте.

Коллективларны һәм шәхси затларны теркәү гаризалары ufis@list.ru электрон адресына җибәрелә яисә старт көнендә, 12 февральдә, 8:30 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр Яр буе паркы («Урман» тукталышы) мандат комиссиясендә теркәлеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы