Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автойөреш экипажларын чәкчәк белән каршы алды - ФОТО, ВИДЕО

12 апрельдә Владивостоктан Волгоградка 20 машина юлга чыкты. Әлеге марафон Украинада барган махсус операциядә катнашкан россиялеләрне рухландыру максаты белән оештырыла.

Бүген Чаллының "Ватан-Ана" мемориалы янында автойөреш экипажларын зурлап каршы алдылар. Марафон "За мир без нацизма» лозунгы астында үтә. Иң яшь катнашучы - Екатеринбургтан Степан Брицинга 12 яшь, ул әтисе Андрей белән сәяхәт итә. Ир-атлардан кала, командаларда хатын-кызлар да бар. Иң өлкән ханымга 65 яшь. Марафончылар шулай шәһәрдән шәһәргә туктап ял итеп ала. 

Шәһәр хәкимияте һәм марафонда катнашучыларны каршы алучылар аларга хәерле юл теләде. 
Чарада һәлак булучыларны бер минут тынлык игълан итеп искә алдылар. 
Чаллы марафончыларны чәкчәк белән каршы алды.  Эшмәкәр Рөстәм Гатинның Кыр кухнясы "Солдат боткасы" белән сыйлады. 

Бүген әле бер марафончының туган көне дә икән. Аңа  КамАЗ логотибы төшкән футболка тапшырдылар. 
Вакытлары кысан булса да, кунаклар махсус китертелгән Чаллы КамАЗы янында чират торып фотога төштеләр.

"Күкләр аяз, илләр тыныч булсын!"- дип, 16.30да машиналар юлга кузгалды. Аларны Казанда көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев