Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе эштән китәме?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе эштән китәме?

Башкарма комитет җитәкчесенә бәйге игълан иттеләр. Чаллы сити-менеджерының хезмәт хакы – оклад 46 000- 59 000 сум.

Кандидатка таләпләр түбәндәгечә: муниципаль хезмәттә 2 елдан ким эшләмәү, белгечлегең буенча 4 елдан да ким булмаган эш стажы, тиешле югары белем, дәүләт телләрен белү. Гаризалар 21 мартка кадәр дәвам итә. 

Бүгенге көндә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлаховның вәкаләтләре март аенда чыга. Бу аны эштән җибәрәләр дигән сүз түгел әле. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев