Чаллы депутатлары ярдәм кулы сузды
Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бер сессиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм йөзеннән, халык вәкилләрен махсус исәп-хисап счетына акча күчерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде.
Узган елда тормышыбызга яңа коронавирус инфекциясе дигән куркыныч чир килеп керде. Әлеге куркыныч чир шәһәрдәге бер гаиләне дә читләтеп узмады. Ә таякның авыр башы сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә төште. Табиб-шәфкать туташлары гаиләләренә кайтмыйча хастаханәләрдә яшәп, авыруларны дәваладылар. Шифаханәләрдәгеләр исә авыраган хезмәттәшләре өчен дә алны-ялны күрмичә эшләде. Аларга хөкүмәт тарафыннан югары хезмәт хакы түләнде. Кайберләренә мондый ярдәм эләкмәде.
Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бер сессиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм йөзеннән, халык вәкилләрен махсус исәп-хисап счетына акча күчерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Депутатлар аның тәкъдимен хупладылар. Әлеге шәфкатьлелек акциясенә шәһәр советы депутатлары да кушылды. Илнур Исмәгыйлев, Венера Туктарова, Лариса Зубрилова табиб-шәфкать туташларын санаторийларга илтү һәм алып кайту өчен транспорт бирделәр.
Махсус счетка җыелган акчага коронавирус белән көрәшкән 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне ял йортларына, санаторийларга юллама белән бүләкләделәр.
Мондый бүләккә Татарстанда - 44, Чаллыда 8 кеше лаек булды. Алар арасында 5нче балалар шифаханәсе шәфкать туташы, 72 яшьлек Мәрьям Карамова да бар.
Ул коронавирус котырган вакытта берничә смена эшләгән. “Бик катлаулы булды. Әмма авырлыклар алдында сыгылмадык. Үзем чир чыгуга чирләгән идем. Шунлыктан хезмәттәшләрем чирлгәч, алар өчен дә эшләргә туры килде. Балаларны яраткач, эшнең кыенлыгы сизелмәде. Бу чирдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын инде. Хезмәтебезне күреп, бәяләгән коллективыма, безгә “Ижминводы”га барырга мөмкинлек биргән ТР Дәүләт һәм шәһәр Советы депутатларына рәхмәт. Безне тернәкләндергән санаторий коллективына да Аллаһының рәхмәте яусын. Халыкка шуны әйтәм: коронавирус чигенде дип тынычланырга ярамый. Сакланырга, иммунитетны ныгытырга кирәк. Чирләсәң, өзлегүләр калырга да мөмкин. Үземнең башым шаулый, кан басым югары. Ничек кенә дәвалансак та, коронавирусның тискәре йогынтысы калды. Зинһар өчен үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Язгы кояшка алданып, бик чишенеп йөрмәгез, спорт белән шөгыльләнегез, файдалы ризыклар ашагыз, саф һавада күбрәк булыгыз,” - диде ул.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев