Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы драма театры директоры: "Ринатның авыруы сизелмәде"

Башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе фотографы Ринат Шәйхитов 20 февральдә кич кинәт вафат булды. Вафатына 4 сәгать кала ул үзенең 39 градус температура белән авыруы турында пост куйган булган. Шимбә көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында күргәзмә ачу тантанасыннан фоторепортаж ясаган.

Кәефе күтәренке булган. «Ринат белән бергә ЧДПУда укыдык. Бик яхшы кеше, үз эшенең остасы иде. Шимбә көнне бездә булды. Авыру икәнлеге сизелмәде», – ди театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов. 

Ринатка апрель аенда 30 яшь тула иде. Ул ипотекага фатир алу өчен документлар әзерләп, канатланып эшләп йөргән.  
Аның кинәт үлеме бөтен кешене шок хәленә китерде. 

Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Без «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы Ринатның гаиләсенең тирән  кайгысын уртаклашабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X