Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете «La Primavera» камера оркестры белән чыгыш ясады

Чаллы сәнгать көллиятендә яшь музыкантлар өчен «Звёзды из завтра» республика иҗат программасының Гала-концерты узды.

Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры белән бер сәхнәдә балалар сәнгать мәктәпләре укучылары һәм безнең шәһәр, Татарстан Республикасы шәһәрләре сәнгать көллияте студентлары чыгыш ясады.

Программа сигез ел дәвамында эшли, Чаллыда бу инде танылган коллектив һәм яшь сәләтләрнең өченче уртак концерты. 2020 елда проект Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды.

Сәхнәдә чыгыш ясау өчен яшьләр җитди конкурс сайлап алуын уздылар. Яшь вокалчылар, пианистлар, скрипачылар һәм башка инструменталистлар югары дәрәҗәдәге профессионаллар белән эшләү буенча бәяләп бетергесез тәҗрибә алдылар.

Гала-концерт ахырында мәдәният идарәсенең баш белгече Юлия Стуликова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады һәм Рөстәм Абязовка һәм оркестр коллективына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев