Чаллы егете Рәис Шәкүров сайлау хокукы буенча олимпиада призеры булды
Мәскәүдә 10-11 сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды.
Үз белемнәрен тикшерергә Россиянең төрле регионнарыннан булган, шул исәптән Тамбов, Орел өлкәләреннән, Башкортстан, Карачаево-Черкессия Республикаларыннан 90 укучысы килгән. Татарстан данын Түбән Камадан ике укучы һәм Чаллыдан 78нче лицейның 11 сыйныф укучысы Рәис Шәкүров яклады. Алар барысы да өченче дәрәҗә призерлар булдылар.
Укучылар ике турда, онлайн һәм интеллектуаль уен форматында ярыштылар. Алар үз белемнәрен тикшергән тема буенча белемнәрен ныгыттылар: олимпиада тәмамланганнан соң катнашучылар алдында РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова чыгыш ясады, шулай ук алар РФ Дәүләт Думасы бинасында булдылар.
- Олимпиада кысаларында без ике турда көч чынаштык. Беренче тур кысаларында безгә сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча, моннан тыш референдум буенча федераль законнар, норматив актлар, төрле федераль законнар буенча сораулар бирелде. Икенче көнне исә без онлайн форматта интеллектуаль уенда үз көчләребезне сынап карадык. Мин исә җанатарлар эскәмиясендә утырдым. Алай булса да сорауларга җавап биреп утырдым. Барлык җанатарлар арасында беренчелеккә чыктым. Бирелгән сорауларга дөрес җавап биреп, 9 балл тупладым (максималь 10 балл җыярга була иде).
Шулай ук без Үзәк сайлау комиссиясендә дә булдык, эчтән үк бу үзәкнең эшләү тәртибен карадык, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирә алдык. Мин исә сайлау вакытында кулланыла торган видеокүзәтү турында сорауларымны бирдем. Әлеге сәяхәттән бик канәгать калдым, - дип сөйләде безгә Чаллының 78нче лицейның 11 сыйныф укучысы Рәис Шәкүров.
Сүз уңаеннан, Рәис Шәкүров турында саллы материалны моннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев