Чаллы егетләре машина түбәсенә һәм капотына утырып йөргәннәр - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләре машина түбәсенә һәм капотына утырып йөргәннәр - ВИДЕО

Аларга ЮХИДИ штраф салган.

Чаллыда ике машинаның түбәсенә һәм капотына берничә егет утырып йөргән. Бу вакыйга төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыккан. 10 февральдә әлеге кадрларны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алган.

Өстәвенә бер егет ике машинаны тоташтырып «сузылып яткан», ул берьюлы ике автомобильдә «бара».

Автоинспекторлар ачыклаганча, машина хуҗалары — 20 һәм 22 яшьлек ике егет. Аларга иминлек каешын эләктермәгән, пассажирлар утырту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф салганнар. Берсенең ОСАГО полисы да булмаган.

https://intertat.tatar/news/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев