Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләренә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты мөмкинлекләре турында сөйләделәр

«Мастер» Кама индустриаль паркында эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары буенча семинар-киңәшмә узды, анда Яр Чаллы эшмәкәрләренә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын Татарстан Республикасы 2018 елдан бирле гамәлгә ашыра. Бу вакыт эчендә республиканың 153 предприятиесенә адреслы ярдәм күрсәтелде. Шулай итеп, 2020 елда катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 112,3% тәшкил итте.

Бу хакта тулырак хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәгенең региональ һәм федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Марат Мәхмүтов сөйләде: «Илкүләм проект алдагы елга карата ел саен 5%ка артуны күздә тота. Илкүләм проект күрсәткечләрен арттырып үтәгән һәм үз җитештерүчәнлеген 30-50%ка күтәргән предприятиеләр бар».  

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы чаралар» федераль проектларын үз эченә ала. Соңгысының операторы – РФ Икътисади үсеш министрлыгы. Ярдәм «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча укытуны күздә тота.

«Бу уку, минемчә, бүгенге көндә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча иң югары белгечлек. Укыту Россия Федерациясенең Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе базасында берничә юнәлеш буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә башкарыла – генераль директорлар, коммерция директорлары, җитештерүчеләр, логистика буенча белгечләр, кадрлар хезмәте җитәкчеләре өчен. Укулар «Сколково» инновацион үзәге, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән берлектә уза. Укытучылар сыйфатында анда бик уңышлы предприятиеләр җитәкчеләрен җәлеп итәләр», - дип билгеләп үтте спикер.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җыелучыларны сәламләде һәм илкүләм проектның хәзерге вакытта актуальлеген билгеләп үтте: «Сезнең хезмәттәшләрегез нәтиҗәләр, ташламалар, реаль гамәлләрнең чыгымнарны ничек киметергә ярдәм итүләре һәм технологик процессны көйләргә мөмкинлек бирүләре турында сөйләячәкләр. Бүген бездә шундый 33 предприятие бар, әмма без аларның тагын да күбрәк булуын телибез, һәм сез дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелегенә мөстәкыйль инана алуыгызны телибез».

Очрашу барышында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашучылар эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән «ХАЙЕР Индустри Рус» интеграцияләнгән менеджмент системасы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Битков уртаклашты. Компания илкүләм проектын 2018 елда гамәлгә ашыра башлаган, актив фаза 2019 елга туры килгән. Бу вакыт эчендә предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген 22,2%ка арттыра алган.

«Без игътибарыбызны юнәлтергә тиешле төп юнәлешләрне билгеләдек, аларны теркәдек һәм камилләштерүне гамәлгә кертә башладык. Актив фазадан, ягъни өч айдан соң, түбәндәге чаралар үткәрелде: персоналны укыту, сакчыл җитештерүнең билгеле бер элементларын кертү, җитештерүчәнлекне арттыру. Проектны бер ай эчендә бәяләргә мөмкин. Персоналның җитештерүчәнлеге артты – кеше берәмлегенә чыгарылган продукция саны – 22,2%. Көтелмәгән нәтиҗә, чөнки 12-15% алырга ниятләгән идек».


Сакчыл җитештерү практикаларын Яр Чаллының автозапчастьләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче «Ар Си Эр» предприятиесендә дә керткәннәр. Җитештерү системасы буенча баш инженер урынбасары Роберт Абдуллин сөйләвенчә, бу үз нәтиҗәләрен биргән. «Без проблемаларыбызны анализладык, нигездә, ул – көтү, логистика. Хезмәткәрләрне сакчыл җитештерүгә өйрәттеләр. Икътисади нәтиҗә айга 4,5 млн сум тәшкил итте. Процессның үтәлеш вакытын 27дән 6,5 көнгә кадәр киметергә мөмкин булды».

Сэндвич-панельләр җитештерүче «СОФТ ПАЙП» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына 2021 елның июлендә кушылды.


Җитештерү буенча директор Илдар Сафиуллин билгеләп үткәнчә, илкүләм проектта катнашудан икътисади нәтиҗә бер ел эчендә 46 млн сум тәшкил иткән.

Әйтергә кирәк, адреслы ярдәм түләүсез күрсәтелә.

Проектта катнашу өчен төп критерийлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: предприятиенең табышы елына 400 млн сумнан 30 млрд сумга кадәр; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру потенциалы 10%тан да ким булмаска тиеш; предприятиенең өстенлекле тармакларның берсе булуы, аерым алганда: эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, сәүдә.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу өчен, предприятие электрон рәвештә https://ppt.tatarstan.ru/ яки производительность.рф сайтлары аша гариза бирергә тиеш.

Гариза өч көн дәвамында эшкәртелә. Аннары хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре турыдан-туры тур үткәрәләр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы