Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

Кичә, Чаллының Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне 16 Чаллы гаиләсе сертификатлар алды.

Гаиләләрне котлап, ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатлар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә МСК чаралары белән эш иткән.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификатка хокук бирә торган баланың 2026 елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыкка алынуы кирәк. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның чаралары белән эш итү чикләнмәгән.

2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә, икенче балага 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: материнский капитал