Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаиләләренә социаль түләү алу өчен сертификатлар тапшырылды

Чаллыда "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча сертификатлар тапшырылды. Чаллы гаиләләренә торак алу өчен социаль түләү алу хокукы турындагы таныклыкларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тапшырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.12.2021 елгы, № 2986-р Карары нигезендә, Чаллыга 2022 елда алты яшь гаиләне торак сатып алу өчен социаль түләүләр белән тәэмин итү өчен 11 327526 сум бүлеп бирелгән.

Программа шартларында яшь гаилә торак сатып алуга социаль түләү рәвешендә дәүләт ярдәме алырга хокуклы. Социаль түләү балалары булмаган яшь гаиләләр өчен 30% күләмендә, бер һәм аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләр өчен, шулай ук бер яшь атадан яки анадан һәм бер яки аннан күбрәк баласы булган тулы булмаган яшь гаиләләр өчен 35% күләмендә бирелә.   

Яшь гаиләнең торак сатып алу өчен кредит килешүе буенча алынган өстәмә акчалары яки үз акчалары булу – социаль түләү шарты булып тора. Өстәмә акча сыйфатында яшь гаилә шулай ук ана капиталы акчаларын да куллана ала.

Социаль түләүләр чират тәртибендә бирелә. Исемлек, яшь гаиләләр тарафыннан гариза бирү датасыннан һәм вакытыннан чыгып, ел саен 1 июньгә кадәр, планлаштырыла торган Ел алдыннан, хронологик эзлеклелектә төзелә. Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр яшь гаиләләр исемлекләренә чираттан тыш кертелүгә хокуклы.

Программада катнашу өчен гаризалар һәм документлар күп функцияле үзәкләрдә түбәндәге адреслар буенча кабул ителә: Кол Гали бульвары, 25Е (59/04) һәм Тынычлык проспекты, 62 (3/16).

Программада катнашу өчен яшь гаиләләргә консультация соравы буенча теркәлү урыны буенча район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы