Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ир-атларының депиляция процедурасына ихтыяҗы артты

Чаллы ир-атларының бьюти-хезмәтләргә мөрәҗәгать итүе популярлаша бара. Авито сервисы исәпләүләре буенча, көчле җенес вәкилләрен депиляция аеруча кызыксындыра - ихтыяҗ 229% ка арткан.

Шул ук вакытта чәчне алдыруның иң популяр ысулларының берсе шугаринг булган - бу процедурага 122% арту күзәтелә.

Чаллы бу процедурага ихтыяҗ арту буенча беренче урында калды. Шулай ук тәннең төрле җирләреннән кирәкмәгән чәчләрне алдыру белән Омск, Новосибирск һәм Рязаньдагы ир-атлар актив шөгыльләнә башлаган. Сүз уңаеннан, Чаллыда депиляциядән тыш, эпиляциягә дә ихтыяҗ 30% ка арткан.
Автоградтагы ир-атлар арасында маникюр һәм педикюрның популярлыгы 2021 елда, 2020 ел белән чагыштырганда, 38% ка арткан. Маникюрларны еш кына Оренбургта (елга 4,5 тапкыр үсеш), Ульяновск, Рязань һәм Воронежда ир-атлар ясый башлаган.

Чаллыда барберлар хезмәтенә ихтыяҗ да арта бара. 2022 елның гыйнварында - 2021 елның гыйнвары белән чагыштырганда 81% ка. Прическа, сакал һәм мыек артыннан даими тәрбияләү таләп итү тренды беренче ел гына сакланмый.

Тулаем алганда, Чаллының ир-атлары арасында бьюти-хезмәтләргә ихтыяҗ бер ел эчендә 92% ка арткан. Россия буенча - 58%ка. Экспертлар мондый тенденция көчәячәк кенә дип белдерә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы