Чаллы ишегалдында торган бер автомобильгә йомырка белән аталар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ишегалдында торган бер автомобильгә йомырка белән аталар

Төнге атучының ачуы нәрсәдән чыга соң?

Чаллыда 52/07 йорты ишегалдында билгесез кеше дөрес куелмаган автомобильне тавык йомыркалары белән аткан.

Хуҗасы машинаны кич белән соң гына куйдым, дип ышандыра, ә иртәнге җиденче яртыда аны алып чыгып китәргә теләгән. Ләкин ишегалдына чыккач, машинасының йомырка сыекчасы белән буялып беткән булуын һәм йомырка кабыгы машина өстен зарарлаганын ачыклаган.

Хәзер машина йөртүче зыян китерүчене табарга тели - хәтта файдалы мәгълүмат өчен бүләк тә тәкъдим итә. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр салган.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул тикшерүләр уздырырга җыенмый, ә бары үч алучының күзләренә карарга тели.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев